Илсоя Бэдретдинова - Алабута


Дата добавления: 2017-03-13

Исполнитель: Илсоя Бэдретдинова

Рейтинг: 0    

Название песни: Алабута

Продолжительность mp3: 03:25

Текст просмотрен: 292

Скачать

Другие песни исполнителя Илсоя Бэдретдинова

Текст песни:

Җәйнең эссе матур көнендә
Бер хатын түтәлгә иелгән.
Чүп утый, ашыкмыйча, ипләп –
Бакчаны чистартырга кирәк.
Чүп утый, ә үзе сөйләнә:
“Басканнар әшәке үләннәр!
Көн дә чык, көн саен син ута –
Бетә белми бу алабута”.

Алабута үсә кешеләр
Ташлап киткән кысыр кырларда,
Хуҗаларсыз ятим бакчада,
Йортлардан калган чокырларда.
Кешеләр гөрләтеп яшәгән
Җирләрдә тамырын ныгытмый.
Алабута гүя эндәшә:
“Ялгызлык белән мин янәшә”.
Алабута гүя эндәшә:
“Ятимлек белән мин янәшә”.

Бүгенгә ябышып яшәгән
Бәндәләр үткәнне оныта.
Меңнәрне үлемнән коткарган
Чүп үләне – алабута.
Белмичә көрәшә кешеләр
Алабута дигән үләннең
Үзләре эшләгән гөнаһның
Капларга тырышып үскәнен.

Алабута үсә кешеләр
Ташлап киткән кысыр кырларда,
Хуҗаларсыз ятим бакчада,
Йортлардан калган чокырларда.
Кешеләр гөрләтеп яшәгән
Җирләрдә тамырын ныгытмый.
Алабута гүя эндәшә:
“Ялгызлык белән мин янәшә”.
Алабута гүя эндәшә:
“Ятимлек белән мин янәшә”.

Җәйнең эссе матур көнендә
Бер хатын түтәлгә иелгән.
Чүп утый, ашыкмыйча, ипләп –
Бакчаны чистартырга кирәк.

Возможно, вам понравятся также:

Илсоя Бэдретдинова - Тонге юл

Илсоя Бэдретдинова - Кунел

Илсоя Бэдретдинова - Такмаклар-3

Комментарии:

Добавить комментарий



Каптча:

Главная | Исполнители | Песни | Новости | Правообладателям |