Дата добавления: 2016-08-27
Исполнитель: Салават Фатхетдинов
Рейтинг: 0
Название песни: Мин яратам сине Татарстан!
Продолжительность mp3: 03:12
Текст просмотрен: 224
Другие песни исполнителя Салават Фатхетдинов
Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен -
Татар телең өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.
Салават Фатхутдинов - Мин яратам сине Татарстан
Данил Шаймуллин - Яратам сине, Сэлэт!
Салават - Мин яратам сине, Татарстан (Я люблю тебя, Татарстан)