Дата добавления: 2016-09-26
Исполнитель: Татар халык жыры
Рейтинг: 0
Название песни: Эх,тала,тала
Продолжительность mp3: 02:07
Текст просмотрен: 241
Другие песни исполнителя Татар халык жыры
Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Сагынуларым бетәр әле
Сине күреп сөйләшсәм.
Их, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!
Агыйделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарыңа барыр идем
Кош булып сайрап кына.
Их, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!
Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса.
Их, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!
Зухра Шарифуллина - Эх, тала, тала