Дата добавления: 2017-01-03
Исполнитель: Золэйлэ
Рейтинг: 0
Название песни: Айрылмагыз
Продолжительность mp3: 04:21
Текст просмотрен: 317
Другие песни исполнителя Золэйлэ
АЕРЫЛМАГЫЗ
Су буенда ялгыз аккош
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Кушымта:
Аерылмагыз, аерылмагыз
Булса да сәбәпләре
Канатларны каера ул
Аерылу сәбәпләре
Ят кошны пар итмәс аккош
Ялгыз канат какса да
Бездә бергә булалмабыз
Сулар үргә акса да
Кушымта:
Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем,
Нигә соң бергә чакларның
Белмибез кадерләрен.
Талларга карап моңаям
Ялгыз минутларымда
Бер ялгызымны калдырма
Мәхәббәт утларында
Кушымта:
Талларга барып сөялдем,
Белмәдем бөгеләсен.
Белмәдем талларга карап,
Үзәгем өзеләсен
Башкирская народная - Айрылмагыз