Дата добавления: 2016-12-31
Исполнитель: Золэйлэ
Рейтинг: 0
Название песни: Пар балдаклар
Продолжительность mp3: 04:06
Текст просмотрен: 417
Другие песни исполнителя Золэйлэ
Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез,
Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез.
Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә,
Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез,
Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез.
Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен,
Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.
Кадерле кәләш белән кияү!
Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез!
Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез!
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Салават Фатхетдинов - Пар балдаклар...