Дата добавления: 2017-01-01
Исполнитель: Караоке
Рейтинг: 0
Название песни: Яшь гомер
Продолжительность mp3: 02:41
Текст просмотрен: 543
Другие песни исполнителя Караоке
Яшь гомер
Зиннур Гыйбадуллин көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан.
Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек.
Юк, кайтмас яшь гомер,
Калды ул еракта,
Зәңгәр томан артында сагыш булып;
Яшьли сөйгән яр да
Ятка калды анда
Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып.
Ялгышны төзәтеп,
Язмышны үзгәртеп
Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек;
Яшьлек бит күңелдә
Иң матур җирендә
Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.
Ялла - Бэхэттэ,шатлыкта, исэнлектэ-саулыкта утсен гомер юлларыбыз тазалыкта - байлыкта
Елена Фролова - "Бессонница, Гомер, тугие паруса..." (О.Мандельштам)